news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Өлкәннәргә хөрмәт — сәламәт җәмгыятьнең мөһим кыйммәте ул

Татарстан Президенты Өлкәннәр көне белән котлады.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Өлкәннәр көне белән котлады. Котлау текстын Татарстан Президенты социаль челтәрдәге шәхси битләрендә урнаштырган.

“Бүген Халыкара өлкәннәр көне! Өлкәннәргә хөрмәт – сәламәт җәмгыятьнең мөһим кыйммәте ул. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер телим! Ә яшьләрне бу көнне әби-бабайларын, якын кешеләрен котларга чакырам”, – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot