news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Җәлилнефть»нең 60 еллыгына багышланган тантанада катнашачак

ТР Президенты Сарман һәм Азнакай районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак.

Рөстәм Миңнеханов «Җәлилнефть»нең 60 еллыгына багышланган тантанада катнашачак
Владимир Васильев/архив

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның көньяк-көнчыгышына сәфәр кылачак. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булачак, шулай ук «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең юбилеена багышланган тантаналарда катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика Президентының эш сәфәре Сарман районыннан башланыр дип көтелә. Җәлил бистәсендә Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча реконструкцияләнә торган үзәк парк белән танышачак. Шуннан соң ТР Президенты бистә мәйданына юл тотачак.

«Татарстан Президенты «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясар, нефтьчеләргә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырыр дип көтелә.

Урып-җыю эшләренең барышы белән танышканнан соң, ТР Президенты «Азнакай» агрофирмасында булачак. Биредә 2 мең баш нәселле терлеккә исәпләнгән һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерергә сәләтле яңа терлекчелек комплексына нигез салыначак. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Азнакай муниципаль районының хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышырга ниятли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100