news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 189 ел булу уңаеннан КФУга котлау юллаган

Татарстан Президенты белдерүенчә, Толстой булдырган традицияләр хәзерге заман илкүләм әдәбиятта да чагылыш таба.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган рус язучысы Лев Толстойның тууына 189 ел булу уңаеннан Казан федераль университетына котлау җибәргән.

“Толстой исеме Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Дөньякүләм билгеле язучы Казан университетының танылган студентларыннан булган. Нәкъ менә Казанда Толстойның язучылык сәләте үсеш алган”, - диелгән республика башлыгы җибәргән котлауда.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Толстой салган традицияләр хәзерге заман илкүләм әдәбиятта да чагылыш таба. Язучы илебездә генә түгел, дөнья күләмендә Россиянең иң танылган һәм абруйлы язучысы булып кала.

«Аның әсәрләре – чиксез милли мәдәни байлык», - диелгән котлау ахырында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot