Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Лениногорскида фермерларга ярдәм итү мәсьәләсе контрольдә булырга тиеш
Татарстан Президенты Лениногорск районы Советының 2018 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Лениногорск районы Татарстанның нефть табышы төбәге. Биредә ел саен 3,6 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла. Шулай да авыл хуҗалыгын үстерү, фермерларга ярдәм итү мәсьәләләре контрольдә булырга тиеш. Бу турыда Лениногорск районы Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
“Сезнең игътибарны терлекчелеккә юнәлтәсе килә. Бүген районда тәүлегенә 46 тонна сөт җитештерелә, Азнакай районында – 120 тонна, Кукмарада – 235 тонна”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Кышын сөт җитештерү – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен акча эшләүнең төп чыганагы, диде ул.
“Сез нефть зонасы, әмма терлекчелек мәсьәләләре контрольдә булырга тиеш. Сез кече хуҗалыкларны үстерү күрсәткечләре буенча районнар рейтингында 37 нче урында, быел районда барлыгы 27 мини-ферма гына ярдәм алган. Халык белән эшләргә, ярдәм күрсәтергә кирәк”, - дип бурыч куйды Татарстан Президенты.

Районда сессия барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда проблемаларның берсе - туучылар саны кимү, диде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада 46,3 мең бала туган, бу узган елга караганда 2 меңгә азрак, диде.
“Республикада табигый арту 1,6 мең кеше тәшкил итә, елына 10 мең кеше арткан вакытлар бар иде. Сезнең район буенча 395 кеше кимегән һәм вәзгыять яхшы якка үзгәрми. Шуңа күрә демография, сәламәтлек саклау мәсьәләләре бик мөһим”, - диде Татарстан Президенты.
Район җитәкчесе үз чыгышында район хакимиятен мәгариф өлкәсенә, нефть сәнәгате, нефть химиясе һәм машина төзелеше өчен кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләрен үстерүгә игътибар бирүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз