news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә оештырылган чыршы бәйрәмендә булды

Татарстан Президенты капиталь ремонт ясалган бина белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә оештырылган чыршы бәйрәмендә булды
Михаил Захаров

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районындагы Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәге бинасын карады.

Кунакларны «Раздолье» хоры рус халык җырлары белән каршы алды. Шуннан соң республика һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләре икенче катка күтәрелде. Биредә Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләренең балалары өчен чыршы бәйрәме оештырылган иде.

Бәйрәмгә җыелган балалар, аларның әти-әниләрен һәм төзүчеләрне Яңа ел белән котлагач, ТР Президенты әлеге объектка инде күптән ремонт таләп ителүен һәм, ниһаять, төзекләндерү эшләренең төгәлләнүен искәртте. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшинга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.

Кунаклар шулай ук 800 кешегә исәпләнгән концерт залын, күпфункцияле концерт залын, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган бүлмәләрне карады. ТР Президенты бал биюләре һәм хореография заллары белән дә танышты, кече концерт залында инструменталь фольклор коллективының чыгышын тыңлады. Кинотеатр залында аңа киләсе елга кино чаралары программасын тәкъдим иттеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100