news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк” акциясендә катнаша

Татарстан Президенты әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны искә алды.

Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк” акциясендә катнаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үтә торган “Үлемсез полк” гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте акциясендә катнаша. “Татар-информ” хәбәрчесе дә чарада.



Чарада катнашучыларның һәркайсы кебек үк, Президент та Бөек Ватан сугышы корбаннары, шул исәптән 1941 елның декабрендә һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны хөрмәт белән искә алды.

“Үлемсез полк” хәрәкәте Ирек мәйданы - Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы аша уза. 

  • Галимҗан Миңнеханов 1922 елның 28 июнендә ТАССРның Тәкәнеш районы Әбде авыл Советының Игенче авылында туа. ТАССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 359 укчы полкы составында сугыша. 1941 елның 15 декабрендә һәлак була, Мәскәү өлкәсе Морево авылы тирәсендә җирләнгән. Морево авылы хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсенең Рузский районы территориясенә керә.

  • Мәскәү өлкәсе Рузский районы хәрби комиссары мәгълүматларына караганда, Морево авылында һәлак булучылар һәм күмелгән кешеләр исемлегендә Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы бар, 1941 елның 18 декабрендә үтерелә, Мәскәү өлкәсе Рузский районы Сухарево авылында җирләнә. Хәрби зиратта 82 кеше җирләнгән, ул мемориаль плитада 14нче урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100