news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында яңа комплекс ачуда катнаша

Предприятиенең 1,5 әр мең кв.м мәйдандагы 2 корпусы инде төзелеп беткән; 6 мең кв.м мәйдандагы өченче корпус киләчәктә сафка басачак.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында яңа комплекс ачуда катнаша
prav.tatarstan.ru

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген бер тапкыр кулланылышлы медицина кирәк-яракларын стерильләштерә торган яңа җайланманы тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрүдә катнашачак. Чара көннең беренче яртысында булачак, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте сайты.

“КМИЗ” АҖ проекты 2016 елда республиканың Лаеш районы Кирби авылы җитештерү мәйданчыгында төзелә башлады.

Предприятиенең 1,5 әр мең кв.м мәйдандагы 2 корпусы инде төзелеп беткән. 6 мең кв.м мәйдандагы өченче корпус киләчәктә сафка басачак.

Яңа җитештерү үзәге заманча, экологик яктан һәм тормыш өчен куркынычсыз җиһазлар белән тәэмин ителгән. Предприятие югары температураларга чыдамлы пластик, резина, металл һәм электромеханик медицина материаллары, инструментлар һәм җиһазлар җитештерәчәк, стерильләштерәчәк һәм төргәкләп куячак.

2018 елда комплекс республиканың медицина учреждениеләренә югары сыйфатлы 100 млн сумлык медицина кирәк-яраклары җитештереп тапшырачак.

2020 елга җитештерү, акчага әйләндереп санаганда, елга 1, 2 млрд сумны тәшкил итәр, дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100