news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында медицина эшләнмәләрен стерильләштерү комплексын ачты

Предприятиедә 50дән артык яңа эш урыны булдырылачак.

(Лаеш районы, 9 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсенбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Хәерби авылындагы Казан медицина инструментлары заводы базасында медицина эшләнмәләрен стерильләштерү комплексының беренче чиратын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Бүгенге көндә бер тапкыр кулланыла торган медицина эшләнмәләре базары импортка бик нык бәйле, продукциянең 86 проценты чит илдән килә. Лаеш районындагы яңа производство Россия базарындагы ихтыяҗның бер өлешен каплый алачак.

Предприятиедә 50дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Казан медицина инструментлары заводына белгечләр җәлеп итү өчен 44 торак йорттан торган коттедж бистәсе төзү күздә тотыла.

Предприятие бер тәүлек эчендә 120 кубометр материалны стерильләштерә алачак, дип искәртте үз чыгышында танылган хирург Ренат Акчурин. «Бу – бик зур күләм һәм ул Татарстан гына түгел, Идел буе төбәкләрен һәм Россиянең бер өлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Предприятиенең 1,5әр мең квадрат метр мәйданны алып торучы 2 корпусы инде төзелеп беткән. 6 мең квадрат метр мәйданны биләгән өченче корпус киләчәктә сафка басачак.

Яңа җитештерү үзәге заманча, экологик яктан һәм тормыш өчен куркынычсыз җиһазлар белән тәэмин ителгән. Предприятие югары температураларга чыдамлы пластик, резина, металл һәм электромеханик медицина материаллары, инструментлар һәм җиһазлар җитештерәчәк, стерильләштерәчәк һәм төргәкләп куячак.

2018 елда комплекс республиканың медицина учреждениеләренә югары сыйфатлы 100 миллион сумлык медицина кирәк-яраклары җитештереп тапшырачак.

2020 елга җитештерү, акчага әйләндереп санаганда, елга 1,2 миллиард сумны тәшкил итәр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100