news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында бизнес өчен мөмкинлекләр зур дип саный

Татарстан Президенты бизнесменнарга административ басым ясамаска кушты.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында бизнес өчен мөмкинлекләр зур дип саный
tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районының бизнес үсеше өчен мөмкинлекләре зур. Чөнки ул Казан белән чиктәш һәм уникаль табигать мөмкинлекләренә ия. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы советы сессиясендә хәбәр итте.

«Сездә тарих һәм архитектура белән бәйле объектлар күп, нәфис фильм төшерелә. Иҗтимагый киңлекләр буенча күп эшләнде. Бу бизнесны үстерү, яңа төр сервислар булдыру мөмкинлеге», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, район хакимияте географик өстенлектән уңышлы файдалана, инвесторлар бар, әмма кече эшмәкәрлек һәм шәхси хуҗалыклар үсешендә эшләп бетермиләр. «Кызганыч, сезнең район шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча 42нче урында тора, гәрчә дачниклар булса да, Казан да якын. Бу моментлар бик мөһим, ә сезнең кул җитми», - диде ул.

«Мин моңа игътибар итәргә һәм эшне көчәйтүне сорар идем. Бүген бу юнәлешкә җитди ярдәм бар. Сезнең кешеләр биредә бизнес белән шөгыльләнә, һөнәри керемгә салым мөмкинлекләрен тормышка ашырырга кирәк. Салымның төп өлеше җирле бюджетларга керәчәк. Эшкуарларның яңа буынын формалаштыру мөмкинлеген өйрәнүне сорар идем», - дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты шулай ук районда бизнесның барлык төрләрен үстерү өчен уңай мохит булдыру кирәклегенә игътибар итте һәм эшмәкәрләргә административ басым ясауга юл куймаска чакырды. «Бизнес белән эшләргә кирәк, әмма бу тиешле чикләрдә булырга тиеш. Сезгә административ басымны контрольгә алырга кирәк», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында аналарга ярдәм итүгә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф мәсьәләләренә, квалификацияле кадрлар әзерләүгә, экологияне саклауга аерым игътибар бирергә кушты. «Сезнең бакча ширкәтләрегез күп, урман һәм су буйлары буйлап йөрергә теләүчеләр күп. Экологик хәл киеренке булырга мөмкин, моңа игътибар юнәлтүегезне сорыйм», - диде Татарстан Президенты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot