Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы башлыгына кисәтү ясады
Татарстан Президенты Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәпне тәртипкә китерергә йөкләмә бирде.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышы вакытында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка кисәтү ясады.
«Борис Кириллович миңа Лаеш районындагы бер мәктәпнең аның исемен йөртүе, әмма бинаның тиешле хәлдә булмавы турында дәгъва белдерде. Бу сорау сезгә, Михаил Павлович. Моңа игътибар итегез. Бездә бердәнбер Советлар Союзы Герое бар. Ояты ни тора бит. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итегез!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район җитәкчесенә.
- Быел Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбенә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме бирелгән.
Ветеран үзе киңәшмә вакытында президиумда Татарстан Президенты янында утырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз