news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән таныша

Татарстанда 2 майдан көзге культураларның хәле катлаулы булу аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән таныша
архив tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Лаеш һәм Саба районнары кырларындагы вәзгыятьне өйрәнергә, чәчү кампаниясенең барышы белән танышырга ниятли. Районнарга сәфәре барышында республика Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашып, дәүләт ярдәме хакында әңгәмәләр үткәрәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot