Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ләм басуларын бетереп, Идел буенда ял зонасы ясау бурычын искәртте
«Илкүләм проектлар — өстәмә ресурслар, алар без күз алдына да китермәгән бурычларны хәл итәргә булыша», - диде Президент.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда ләм басуларын рекультивацияләп, Идел буенда рекреация зонасы ясау бурычы тора. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.
Ул 12 илкүләм проект гамәлгә ашырылуын искәртте. «Илкүләм проектлар — өстәмә ресурслар, алар без күз алдына да китермәгән бурычларны хәл итәргә булыша. Ләм басулары — чын экологик бомба. Иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, ничек итеп Идел буенда 100 гектар җирне файдалы территориягә әйләндереп, рекреация зонасы ясау турында уйлыйбыз», — диде Президент.
Ул бу мәсьәләләрне хәл итәргә Иделне сәламәтләндерү программасы мөмкинлек бирүен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз