Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сямынь шәһәре җитәкчелеге белән очрашты
ТР Президенты Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләрен хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен республикага чакырды.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.
«Фуцзянь провинциясенең искиткеч гүзәл шәһәре - Сямыньда булуыбызга шатбыз. Сәфәр программасын югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Фуцзянь – Кытайның иң алга киткән төбәкләреннән берсе. Сез икътисади активлыкны үстерү һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча киң колачлы сәясәт алып барасыз. Сезнең берничә икътисади һәм технологик махсус зонагыз бар. Визит барышында Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар булдыру турында килешер дип ышанам».
Рөстәм Миңнеханов бу очрашу Россия белән Кытай арасында үзара хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде. Татарстан Президенты Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләрен хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен республикага чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз