news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе белән очрашты

Рәсми чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды

 (Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районыны Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Рәсми чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Проект республиканың берьюлы берничә районын үз эченә ала, терлекчелекне һәм игенчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртү җитештерүләрен булдыруны күз алдында тота. Кытай ягы сугару системаларына һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга җитди инвестицияләр кертергә җыена.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан әлеге проектны үстерергә тели һәм Кытайдан килгән инвесторларга барлык кирәкле инфрастуктураны, шулай ук закон-норматив ярдәме күрсәтергә әзер.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100