Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кытайның “Поли Технолоджи” компаниясе делегациясе белән очрашты
«Поли» төркеме белән хезмәттәшлек итәргә безнең бик тә теләгәнебезне раслыйсым килә”, - дип белдерде ТР Президенты
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). “Поли Технолоджи” Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүгә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президентының компания делегациясе белән очрашуында билгеле булды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, машина төзелеше секторы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, ул быел апрель аендагы Пекинга визиты кысаларында «Поли Технолоджи» җитәкчелеге белән очрашкан булган. «Без уртак проектларның өстенлекле юнәлешләре урында сөйләшкән идек, ә бүген сез Татарстанга килдегез, инде берничә алдынгы предприятиедә булгансыз», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов делегация әгъзаларына. Татарстан Президенты сүзләренчә, «Поли Технолоджи» - Татарстанда эшләү тәҗрибәсе булган бөтен дөньяда билгеле компания ул. «Поли» төркеме белән хезмәттәшлек итәргә безнең бик тә теләгәнебезне раслыйсым килә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең «Казан Гипронииавиапром» белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәгез бар инде, заманында Казан вертолетларын да алган булгансыз. Һәм хезмәттәшлек итүгә безнең мөмкинлекләр бик күп», - диде.
Шулай итеп, Р.Миңнеханов сүзләренчә, республика предприятиеләрендә Кытай компаниясе китергән станоклар кызыксыну уятыр иде. Гомумән, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, хәзер Россия актив рәвештә Кытай белән хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе быел ике мәртәбә КХРда булды. Соңгы айларда Татарстанга шулай ук Кытайдан күп санлы берничә делегация килеп китте. Инде берничә Кытай компаниясе республикада эш итә яисә эшне башларга планлаштыра. Татарстан, үз чиратында, Пекинда вәкиллеген ачты.
«Ышанам ки, сезнең визит безнең мөнәсәбәтләргә яңа омтылыш бирәчәк», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов «Поли Технолоджи» делегациясе әгъзаларына. Компания вәкилләре, үз чиратларында, «Поли Технолоджи» белән хезмәттәшлек итүнең берничә өстенлекле юнәлешен билгеләделәр. Алар арасында - «Гипронииавиапром» белән һава транспорты инфраструктурасы объектларын проектлау, Кытай базарында Казан вертолетларын сату, Казанга станоклар китерү, шулай ук төзелеш.
«Без алга таба адымнарыбызның бөтен тәкъдим ителгән юнәлешләр буенча “юл картасын” киңәйтербез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты катнашында ике документ имзаланды. ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм «Поли Технолоджи» вице-премьеры Юй Фучжень компания һәм республиканың хезмәттәшлек итүгә ниятләре турындагы меморандумны имзалады. «Казан Гипронниавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм Юй Фучжень исә «Поли Технолоджи» делегациясенең Казан предприятиесендә булуы нәтиҗәләре буенча беркетмә имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз