news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Meiya Pico компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Meiya Pico компаниясе цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшчәнлек алып бара.

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Meiya Pico компаниясе эшчәнлеге белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына сәфәре Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итте. Биредә Татарстан Президенты беренчеләрдән булып Meiya Pico ИТ-компаниясе эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Meiya Pico компаниясе цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Компания җыелган мәгълүматны таратырга һәм анализ ясарга мөмкинлек бирә торган төрле портатив криминалистик лабораторияләр; әйберләрдән гыйбарәт дәлилләрне тикшерү өчен җиһазлар; дроннарны эзләп табу һәм күзәтү системалары, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары (һ.б.) төзү белән шөгыльләнә.

«Meiya Pico - цифрлы криминалистика һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә продуктлар белән тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүдә әйдәп баручы компания. Сез халыкара базарда да эшлисез. Татарстан мәгълүмати һәм югары технологияләр үсешенә зур игътибар бирә. Бүген мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуаль. Цифрлы криминалистика өлкәсендәге сезнең продукциягә Россиядә ихтыяҗ бик зур», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм компания вәкилләрен хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү, уртак проектларда катнашу өчен Татарстанга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100