Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре белән килде
Эш сәфәре барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак.
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәренә килде. Эш сәфәре барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Цзинаньда Татарстан Республикасы Президенты Шаньдун провинциясе җитәкчелеге белән очраша, «Татарстан-Шаньдун» бизнес-форумында чыгыш ясаячак һәм «Sinotruk» авыр һәм урта йөк машиналары җитештерү буенча эре компаниягә барачак.
Циндаода Рөстәм Миңнеханов «Haier» компаниясе генераль директоры Чжан Жуйминь белән очрашырга һәм «Haier» индустриаль паркында кондиционирлау системалары җитештерү буенча «акыллы» завод эше белән танышырга ниятли. Яньтай шәһәрендә Татарстан Президенты «Wanhua Chemical» Кытай химия компаниясе җитештерүенә барырга һәм югары һәм яңа технологияләр зонасындагы Кытай-Россия технопаркында булырга җыена.
Тяньцзиньдә Рөстәм Миңнехановка икътисадый һәм техник үсеш зонасының Тяньцзинь Көньяк портын тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Бинхай күргәзмә павильоны районын карарга планлаштыра.

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстанның әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз