news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайга 18 нче Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсендә катнашу өчен килде

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Кытайның эшлекле даирәләре белән очрашулар уздырачак.

  (Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына «СIIF-2016» 18 нче Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсендә катнашу өчен килде. Делегация белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелек итә, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак барс» банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар.

Күргәзмә стендларында Татарстанның «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «Иннополис» МИЗ һәм башка компанияләре куәте һәм мөмкинлекләре күрсәтелгән.

Татарстан лидеры инновацияләр һәм яңа технологияләр индустриясен үстерү форумын ачу тантанасында, «Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумында катнашачак. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Россия һәм Кытай хөкүмәтләре башлыкларының даими очрашуларына әзерлек комиссиясенең сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча ярдәмче комиссиясе утырышында катнашуы көтелә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Кытайның эшлекле даирәләре белән очрашулар уздырырга планлаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100