Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кытайда Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында булды
Татарстан делегациясенә Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасының яңа мәйданчыгы - "Көньяк порт"ны күрсәттеләр.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.
- TEDA 1984 елда оештырылган һәм Кытайда иң эре икътисади зоналарның берсенә әверелгән. Бүгенге көнгә аның составында 10 сәнәгать паркы бар, аларда инвестицияләренең гомуми күләме 110 млрд. долларлык 19 мең резидент-компания эшли.
Икътисади зонадагы предприятиеләр машина төзелеше, фармацевтика, нефть химиясе, нефть эшкәртү, электроника җитештерү, азык-төлек җитештерү, заманча материаллар производствосы һәм йөк ташу өлкәләрендә эшлиләр.
Татарстан делегациясенә Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасының яңа мәйданчыгы - "Көньяк порт"ны күрсәттеләр. Биредә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары тупланган. Әлеге проектны 2009 елда гамәлгә ашыра башлаганнар. Хәзерге вакытта инфраструктура һәм беренче заводларны төзү эшләре бара, тирән сулы порт төзелгән. Әлеге мәйданчыкта Shell һәм SINOPEC компанияләре эшли.
Рөстәм Миңнеханов Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасы җитәкчелеге белән очрашуда "Көньяк порт" тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы булуын әйтте. Республикада "Алабуга-2" проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, ул да нефть химиясе производстволарына махсуслаштырылган булырга тиеш.
Чарада Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, TEDA эш комитеты секретаре Чжен Вэймин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз