Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кытайда бизнес-форумда чыгыш ясаячак
Татарстан Президенты Кытайда автомобиль төзи торган Beigi Foton Motor Co. Ltd һәм GAC предприятиеләре белән танышырга ниятли.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Гуандун провинциясенә эшлекле сәфәргә килде. Ул биредә бизнес-форумда чыгыш ясаячак. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак форумда республиканың һәм провинциянең эшмәрләре катнашачак.
Татарстан Президенты автомобиль төзи торган Beigi Foton Motor Co. Ltd һәм GAC предприятиеләре белән танышырга ниятли.
Гуанчжоу шәһәрендә ул төбәк Хөкүмәте генераль секретаре Линь Цзи белән очрашачак. Оуян провинциясе вице-губернаторы Вэймин белән Гуандун провинциясе һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәчәк.
Иртәгә, 16 ноябрь көнне, Татарстан Президенты Шэньчжэнь шәһәрендә CHTF Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм түләү системалары өчен инновацион алымнар тәкъдим итүче «PAX Technology» компаниясе җитәкчелеге белән очраша.
Моннан тыш, Татарстан Президенты куркынычсызлык өлкәсендә Huawei компаниясенең инновацион алымнары белән таныша. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Шеньчжэнь шәһәрендә "акыллы полиция" үзәген күрсәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз