news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кытайда «акыллы полиция» инновацион үзәге эшен бәяләде

«Акыллы полиция» эшендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү һәм трафик белән идарә итү өчен махсус кушымталар киң кулланыла.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә Huawei компаниясенең соңгы яңалыклары белән танышты. Республика башлыгы рәсми визит белән Кытайның Шэньчжэн шәһәренә килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания шәһәрнең бер полиция участогы базасында «акыллы полиция» проектын гамәлгә ашыра. Аның эшендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү һәм трафик белән идарә итү өчен махсус кушымталар киң кулланыла. Моңа видеокамералар гына түгел, оператив мәгълүмат алу өчен яңа элемтә чаралары, мәгълүматлар җыю һәм аларны эшкәртү системалары да керә.

Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәк эше белән танышты. Видеомәгълүматларны 53 меңнән артык камера терки, аларның 5 меңе – кеше йөзләрен, 1,2 меңе автомобиль номерларын танырга сәләтле. Видеоязмалар 85 процент очракта дәлил сыйфатында кулланыла.

«Акыллы полиция» ярдәмендә быелның алты аенда 1622 җинаять эше ачылды, дип белдерде инновацион үзәк вәкилләре. Соңгы өч елда проект гамәлгә ашырыла торган районда урлау очраклары — ике тапкыр, талау очраклары 65 процентка кимегән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot