news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кытай технопаркында "үз кешеләрен" тапкан

Республика башлыгы Кытайның әйдәп баручы 156 технопаркның берсенең директорын хезмәттәшлек итәргә әзер компанияләр белән Казанга чакырды.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның IТ-паркы белән югары технологияләр өлкәсендә Шэньжэнь шәһәре Индустриаль паркы үзара аңлашу турында килешү имзаладылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика Президенты җитәкчелгендәге Татарстан делегациясе технопарк директоры Чжу Чживэй белән очрашты.

Чжу Чживэй Казанда укыган, аннары Казан дәүләт университетында чакыру буенча укыткан. Ул Кытай IТ-компанияләренең Татарстан белән хезмәттәшлегендә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов республикада “бүген IТ-технологияләр кебек мөһим тармакта “үз” кешеләр бик кирәк, дип шаяртты һәм парк директорын хезмәттәшлек итәргә әзер компанияләр белән Татарстан башкаласына чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot