news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытай компартиясенең Шаньдун провинциясе секретарен Татарстанга чакырды

Татарстан делегациясе Цзинань шәһәрендә Кытай коммунистлар партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәнде белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Кытай компартиясенең Шаньдун провинциясе секретарен Татарстанга чакырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәндене Татарстанга чакырды. Ул Лю Цзяи әфәндегә, Россиягә эш сәфәре кысаларында, безнең республикага да килергә тәкъдим итте.  Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Очрашу Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә (Кытай) эш сәфәре кысаларында узды.

Лю Цзяи әйткәнчә, Татарстан белән Шаньдун провинциясенең ун еллык хезмәттәшлек итүе дәвамында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә гаять зур нәтиҗәләргә ирешеп булды. Эре проектлар гамәлгә ашырылды. Алар арасында - республика территориясендә «Haier» заводы төзелде, «КАМАЗ» белән «Weichai Power» компаниясе арасында автомобиль двигательләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. "Алга таба төбәкләребез арасында актив багланшылар дәвам итер дип өметләнәбез", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген ике төбәк арасында ныклы элемтәләр булдыруга бөтен шартлар бар. Ул Россия һәм Кытай җитәкчелегенә әлеге эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

«Haier» проектын Татарстанда уңышлы гамәлгә ашыру һәм «КАМАЗ» белән «Weichai Power» компанияләренең булачак уртак зур проекты Татарстан белән Шаньдун бизнесы вәкилләренә элемтәләр урнаштыруга этәргеч булырга тиеш, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Лю Цзяи әфәндегә Татарстан белән Шаньдун эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форум барышы турында хәбәр итте. "Татарстан һәм Кытай компанияләре презентацияләре узды, хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләнде", - диде ул.

Иртәгә, 28 сентябрь көнне, Татарстан делегациясе Яньтай шәһәрендә булачак. Анда «Wanhua Chemical» химик компаниясе производствосы белән танышачаклар. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Лю Цзяи әфәндегә Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанга да килергә тәкъдим итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100