Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кытай компаниясе вәкилләре белән минераль ашламалар турында фикер алышты
GESC компаниясе химик продукция һәм минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнә.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical (SGESC) Кытай химия компаниясе делегациясе белән минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләштеләр.
- SGESC компаниясе химик продукция һәм минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнә. Базарга нитратлы ашламалар, аммиак, аммиак селитрасы, азот кислотасы, водород перекисе, карбамид чыгара. Компания – меламин җитештерү буенча бөтендөнья лидеры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән, SGESC компаниясенә нигез салынган Сычуань провинциясе белән дә. Берничә Кытай компаниясе белән уртак икътисади проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән – «Haier» (көнкүреш техникасы), «Weichai Power» (двигательләр җитештерү), «Huawei» (мәгълүмат-коммуникация технологияләре) компанияләре белән.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, нефть химиясе комплексы республика сәнәгатенең нигез секторы булып тора. Бигрәк тә газ-химия тармагы үсешенә игътибар бирелә. Бүген Татарстанда «Аммоний» җитештерү комплексы эшли, аның составына аммиак селитрасы, аммиак, карбамид һәм метанол җитештерү дә керә.
Очрашу азагында Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical Директорлар советы рәисе Лэй Линь әфәнде Рөстәм Миңнехановны Кытайның химик продукция җитештерү буенча иң эре үзәге Мэйшань шәһәренә килергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз