news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытай компаиясе вәкилләрен Татарстанга чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә һәм Huawei компанияләр офисында булды.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Ресспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә һәм Huawei компанияләр офисында булды, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

CHTF Югары технологияләр күргәзмәсе Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң зур күргәзмә чараларының берсе булып тора. Ул 280 мең квадрат метр мәйданда уза. Күргәзмәдә катнашучылар арасында Siemens, Motorola, Ericsson, Cisco, Ford, Omron, China Tele-com, China Putian, Lenovo кебек танылган компанияләр бар.

Татарстан Президенты күргәзмәне караганнан соң Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Ян Вэй белән очрашты.

“2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча Worldskills Дөнья чемпионаты була. Моның өчен Татарстанда заманча күргәзмә үзәге төзелә.Шул сәбәпле сезнең күргәзмә үзәге эшчәнлеге кызыклы. Безгә аның эше белән яхшырак танышырга һәм бер-беребез белән ныклы элемтәдә булырга кирәк, дип саныйм. Бүген без Кытай, Төркия, БГӘ һәм Европа илләренең танылган күргәзмә үзәкләрен өйрәнәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Аннары алар кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.

Соңрак Huawei компанияләр офисында Рөстәм Миңнехановка шәһәр инфраструктурасы, электрон хөкүмәт, җәмәгать транспорты, энергетика һәм банк  белән идарә итү системасын тәкъдим иттеләр.

«Татарстан инновацияләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Безнең индустриаль парклар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре Россиядә иң нәтиҗәлеләр рәтенә керә.

Республикада нано-, биотехнологияләрне, композит материалларны, роботехниканы үстерү буенча эшләр алып барыла. Без Huawei компаниясе белән кайбер мәсьәләләр буенча элемтәдә булуга шатбыз. Мисал өчен, без Иннополис махсус икътисади зонада эшләнмәләр үзәге ачарга тәкъдим итәргә телибез. Шулай ук компания инвестицияләрен Татарстанда мәгариф проектларына юнәлдерергә, шул исәптә КФУ базасында Huawei компаниясенең автоматлаштырылган академиясен ачарга. Татарстан территориясендә 5G мобиль элемтә челтәрен үстерү, шулай ук республика предприятиеләрендә Huawei җиһазларын куллану өстенлекле булып тора”, – дип, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерергә һәм кайбер мәсьәләләрне өйрәнү өчен Кытай компаниясе вәкилләрен Татарстанга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100