news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

Әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көннән башлап кыска вакытлы ялда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент 26 марттан 1 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot