Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Кыш бабайга хат язган 5 яшьлек Даниланың теләкләрен тормышка ашырачак
Президент балаларга бүләкләр тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнашты.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кыш Бабайга хат" хәйрия акциясендә катнашты. Сессия утырышы тәнәфесендә депутатларга һәм башка рәсми затларга чыршыга эленгән хатларны салдыру мөмкинлеге бирелде.
Рөстәм Миңнехановка Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сораучы 5 яшьлек Данила хаты туры килде. Сүз уңаеннан, әлеге хатларны тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр язган. 27 бала Кыш Бабайга үзләренең теләк-хыялларын җиткергән. Барлык хатлар да шушы чыршыга беркетелгән иде.
Татарстан Президенты ачкан хатта 5 яшьлек Данила машина һәм робот сорый. Балаларны сөендерү акциясендә, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 27 декабрьдә “Дуслык” үзәгендә Яңа ел бәйрәмендә балаларга үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз