Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россиягә кушылуына багышланган митинг-концертта катнаша
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар да "Без бергә" дигән митинг-концертка чакырыла
(Казан, 18 март, «Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым белән Севастопольнең Россия составына керүенә багышланган "Без бергә" дигән митинг-концертта катнаша.
Искәртеп узабыз: 2014 елның 16 мартында Кырымның Россия белән кушылуына багышланган референдум булды. Ул чакта Кырым һәм Севастопольда гомер кичерүчеләр РФ субъектлары хокукында кушылу өчен тавыш бирде. 18 март көнне Кырымның Россия составына керүе халыкара килешү белән рәсмиләштерелде, документка Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында имзалар салынды. Бу көн Кырым Республикасында дәүләт бәйрәме булып санала.
Татарстан уртак икътисади, социаль һәм мәдәни проектларны тормышка ашыруда актив катнаша, ярымурауның тотрыклы үсешенә һәм гасырлар буе салынган элемтәләрне торгызуга үзеннән зур өлеш кертә.
Бүген 17.00 сәгатьтә, Казан үзәгендәге Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион янында, Кырымны һәм Севастопольны Россия составына кертүгә багышланган митинг-концерт узачак. Анда иҗтимагый патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр үз позицияләрен белдерергә ниятли.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар “Мы вместе” – “Без бергә” митинг-концерты чакырыла, анда республиканың әйдәп баручы коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз