Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты
Алар Кырымның региональ дәрәҗәдә алдагы хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Рәмзи Ильясов Татарстан белән Кырымның региональ дәрәҗәдә алдагы хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, закон чыгару эшенә кагылышлы башка темаларны да күтәрделәр.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз