news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кырым Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән очрашты

Яклар багланышларны төбәкара дәрәҗәдә үстерү буенча фикер алышты.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән Хөкүмәт йортында очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар багланышларны төбәкара дәрәҗәдә үстерү буенча фикер алышты.
Искәртеп үтик, Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясе Владимир Константинов җитәкчелегендә Казанга кичә - 28 июньдә килде.
Хезмәттәшлек турында парламентара килешү (Татарстан Дәүләт Советы) – документ имзалау планлаштырыла. Ул ике республика арасындагы үзара элемтәләрне ныгытуга булышыр, дип көтелә.

Моннан тыш, Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясе визиты программасында Инвестиция үсеше агентлыгында һәм югары технологияле “ИТ-парк”та булу каралган.
Кырым парламентарийлары Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышырга, шулай ук республиканың электрон дәүләт хезмәтләре ярдәмен күрсәтүдәге тәҗрибәсен, электрон документлар әйләнеше комплексы һәм "Глонасс +112” системасын өйрәнергә, бизнес-инкубатор проектларын карарга планлаштыралар.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында очрашулар каралган. Шулай ук делегация әгъзалары Казан Кремлендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә булып, тарихи-мәдәни объектлар белән танышачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot