news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Керчь политехника көллияте ашханәсендә билгесез җайланма шартлаган.

Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка Керчь политехника көллиятендә фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Татарстанда Керчь политехника көллиятендә шартлау аркасында корбаннар булуы турындагы хәбәрне кайгырып һәм борчылып кабул иттеләр. Гаепсез кешеләрнең, яшьләрнең үлеме бик аяныч, республикада яшәүчеләр һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән бергә кайгыра. Аларга безнең таяныч сүзләрен һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләвебезне тапшыруыгызны телибез”, - диелгән телеграммада.

Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Керчь политехника көллияте ашханәсендә ачыкланмаган җайланма шартлаган. Хәзергә 13 кешенең һәлак булуы һәм иллегә якын кешенең җәрәхәт алуы, аларның күбесе яшүсмерләр булуы билгеле. Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Баш тикшерү идарәсе теракт факты буенча җинаять эше кузгаткан. Соңрак ул “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100