news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кырлайга килде

Биредә Президент иҗат интеллигенциясе белән очрашачак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы Яңа Кырлай авылына килде.

Республика җитәкчесе Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булып, экспозицияне караячак. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыр, дип көтелә.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңартылган һәм җиһазландырылган заманча типтагы модельле китапханәдә булыр дип ниятләнә. 

Шулай ук, музейда татар интеллигенциясе белән очрашачак.

Очрашудан соң Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган шигъри митинг узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100