news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кыргызстанда хәзерге вакытта 50 мең татар яши. Аларның 16 меңе - Бишкек шәһәрендә. Кыргызстанда берничә татар җәмгыяте эшли. Иң зурысы - 28 ел дәвамында эшләп килүче Кыргызстан халыклары ассамблеясының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” республика берләшмәсе. 1998 елдан бирле берләшмәне Гөлсинә Үлмәскулова җитәкли.

Гөлсинә Үлмәскулова Рөстәм Миңнехановны “Туган тел” эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә татар милли һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрелә. Үзәктә “Сарман” җыр ансамбле һәм балалар бию коллективы эшли. Җирле телевидениедә аена эфирга татарча 20 минутлык тапшыру чыга. Моннан тыш, Каракол шәһәрендә татар мәчете бар.

Гөлсинә Үлмәскулова Рөстәм Миңнехановка җирле яшьләрнең Татарстан дини уку йортларында укырга теләүләрен әйтте. Һәм бу нисбәттән ярдәм күрсәтүен сорады.

Шулай ук Татарстан Президентына Татарстанда “Сәләт” лагерена ял итәргә балалар җибәрү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт җиткерде.

“Без бу очрашуга бик шат. Без сезнең белән горурланабыз. Татарстаннан еракта, чит илдә тамырларыгызны югалтмыйсыз. Милли традицияләрне, мәдәниятне, туган телне саклавыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бу бик мөһим”, - диде Татарстан Президенты.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге” республика берләшмәсе актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кыргызстанда татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot