news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кыр көнендә аграр тармакта яңа технологияләр белән танышты

"Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсе иртәгә дә үз эшен дәвам иттерәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Кыр көнендә аграр тармакта яңа технологияләр белән танышты
Александр Эшкинин

(Лаеш, 28 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсен карап чыкты.

  • “Татарстанда кыр көне” ул – реаль кыр шартларында продукция, товарлар һәм хезмәтләрнең ачык презентациясе. Анда үсемлекчелек, терлекчелек, агросәнәгать комплексының инженер-техник җиһазланышы, мелиорация, кече хуҗалык формалары блокларында яңа продуктлар, техника, заманча технологияләр тәкъдим ителә.

Рәсми затлар, рәтләр аша узып, катнаш азык җитештерү заводларының презентация павильоннарын, техниканы карап үтте. Казан дәүләт ветеринария академиясе павильоны янында туктадылар. Уку йорты җитәкчелеге ремонт үткәрелүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Алар Президентка быел максатчан кабул итү өч тапкыр күбрәк булачагын, районнар активлашканын әйттеләр. Вуз җитәкчелеге сүзләренчә, 25-30 проценты максатчан кабул итү булачак, заявкалар инде бар.

Рәсми затлар игътибар юнәлткән павильоннарның берсе – “Бәрәкәтле” сөт продукциясе тәкъдим ителгәне. Рөстәм Миңнехановка сөт җитештерүдән кибет киштәсенә куелуга кадәр бөтен юлы турында мәгълүмат бирүче инновация белән дә таныштылар.

Аннары Президентка торакларны коры тота торган җиһазны күрсәттеләр. Моны Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге “Вест” компаниясе эшләп чыгара. Бу флюгер-дефлекторга нигезләнгән вентиляция системасына ихтыяҗ зур булуы әйтелде. “Ул бөтенләй электр утыннан башка, җил көче хисабына эшли. Өч метр биеклектә җил һәрвакыт бар, бу система ел әйләнәсе эшли. Электр уты өчен түләргә дә туры килмәячәк. Шулай ук, сыерларның үз җылысы хисабына эшләүче җилләтү системасы чыгарабыз. Ягъни, ул сыер җылысы белән җылына, аннары терлек бинасын җылы коры һава белән тәэмин итә”, - дип белдерде компания вәкиле. Аның әйтүенчә, бүген бу җайланма Буа, Балтач, Әтнә, Ютазы районнарында сыер, бозау торакларында кулланыла. “Ярты ел эчендә 27 объектка җиткердек. Без Татарстанда әле узган елның декабрендә генә эшли башладык”, - ди компания вәкилләре.

Лаеш районы Комлы Кавал авылыннан үрдәк үрчетү һәм җитештерү белән дан тоткан “Рамай” хуҗалыгы Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә күчтәнәчкә үрдәк итеннән казылык бүләк итте. Аны махсус матур агач савытка салганнар. ҖЧҖ җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов әйтүенчә, әле моңа кадәр дөньяда үрдәктән казылык ясаучылар булмаган. “Ул атныкыннан тәмлерәк. Без ел саен продукция күләмен арттырабыз”, - ди ул.

Саба районы “Каймак” авыл хуҗалыгы кооперативы өч төрле сыр чыгара башлаган. Бүген алар Президентка шул сырларны тәкъдим иттеләр.

Владимир өлкәсендәге “Милк агросервис” компаниясенең күргәзмәдә дүртенче тапкыр катнашуы. Алар сөт суыту буенча 10 куб күләмле танк, бозауларны ашату өчен сөт таксие, озак вакыт пастеризацияләү ваннасы кебек җайланмалар алып килгән. “Ихтыяҗ зур. Татарстанда дилерлар челтәре “Агро-Сервис” ҖЧҖ. Алар монда хуҗалыклар белән эшлиләр. Бу җиһазлар Менделеевск районында кулланыла. Бүген Саба, Апас, Арча, Теләче районнары кызыксыну күрсәтте. Сөт таксие бозау караучының хезмәтен җиңеләйтә. 200 литр сөтне дозатор белән бозауларга өләшеп була, моннан тыш, температура режимын да көйләп була. Бозауга 32 градуслы сөт кирәк икән, шуңа җайлап куеп була. Аны кул белән дә, механик юл белән дә хәрәкәтләндереп була”, - ди “Милк агросервис” компаниясе җитәкчеләренең берсе Геннадий Якусев.

“Татарстанда Кыр көне” иртәгә дә эшләячәк. Анда төрле экспонентлардан мастер-класслар, үсемлекчелек, терлекчелек буенча түгәрәк өстәл утырышлары көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100