news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Кварт" предприятиесен юбилее белән котлаячак

7 мең төрдәге резинотехника эшләнмәләре җитештерүче предприятие 75 еллыгын билгеләп үтә.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кварт” акционерлык җәмгыятенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

“Кварт” Кама-Идел буеның резинотехника эшләнмәләре җитештерүче акционерлык җәмгыяте – бу тармакта зур тарихка ия эре предприятиеләрнең берсе. Бүген ул Россиянең барлык төбәкләренә һәм шулай ук чит илләргә 7 мең төрдәге продукция сата.

news_right_1
news_right_2
news_bot