Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Квалификацияле кадрлар булмау производстволар булдыруны тоткарлый
Казан Кремлендә кадрларга ихтыяҗ проблемасы буенча Куркынычсызлык Советы утырышы бара.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Квалификацияле кадрлар, инженер, эшче һөнәрләр җитмәве җитештерүне һәм яңа производстволар булдыруны тоткарлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында әйтте.
Утырыш кадрларга кискен ихтыяҗ темасына багышланган. «Эшче һөнәрләргә кытлык туа. Предприятиеләрнең кадрларга ихтыяҗын бүген эшсезләр хисабына гына каплап булмый», — диде Президент. Ул, алдагы перспективаларны, проектларны күздә тотканда, кадрлар белән тәэминат темасы республика өчен мөһим тема булуын билгеләп узды.
«Бүгенге шартларда кадрлар белән тәэминат өстенлекле мәсьәлә булып тора. Икътисад үсеше, яңа технологик тәртипләр кертү инженерларның, белгечләрнең башка төрле әзерлеген сорый. Бүгенге сөйләшүдән соң эшче төркем төзергә кирәк булачак. Ул тәкъдимнәргә нигезләнеп, программа эшләргә тиеш булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хезмәт базарында парадоксаль вазгыять булганын әйтте: эш урыннары кимесә дә, предприятиеләр эшче көчкә дефицит тоя. Президент әйтүенчә, бу, шул исәптән, хезмәткәрләрнең квалификациясенә таләпләр үсүе белән дә бәйле.
«Яшьләрнең таләпләре һәм үзләренең һөнәри компетенциясе арасында җитди каршылык хасил булды. Сәнәгать оешмалары фаразы буенча, урта махсус уку йортлары чыгарылыш укучыларының яртысы бик түбән квалификацияле яки реаль производствода эшләүгә бөтенләй әзер түгел», — дип белдерде Миңнеханов.
«Квалификацион дефицит демография аркасында да барлыкка килде. Яшьләр һәм урта яшьтәгеләр җитми. Иң зур ихтыяҗ сәнәгать предприятиеләрендә. Реаль икътисад секторы тиешенчә түли аламы? Ул сорау да бар. Эш хакын арттырмыйча, лаеклы хезмәт хакы булмый торып, белгечләр ихтыяҗларын тәэмин итеп булмый», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз