Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Чаллы мэры качаклар гаиләсе белән очрашты
Люльковичлар гаиләсе башлыгы Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә мөрәҗәгать иткән иде.
(Чаллы, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинадан кайткан качаклар гаиләсе белән очрашкан. Бу турыда Чаллы мэриясенең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.
- Украинадан күченеп килгән Люльковичлар гаиләсе башлыгы Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә мөрәҗәгать итте. Ул гражданлык алу белән килеп чыккан мәсьәләләр турында зарланды.
Наил Мәһдиев гаиләнең барлык әгъзалары белән танышкан, балаларның уңышлары, көндәлек тормышта барлыкка килә торган кыенлыклар турында сорашкан. Гаилә башлыгы Владимир Афанасьевич 30 ел буе гитара ясау белән шөгыльләнә. Чаллы мэрына аның уен коралларын күрсәткәннәр.
«Татарстан Президенты тагын бер тапкыр сезнең белән очрашуны сорады. Без иртән Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин белән сөйләштек. Ул үзенең хезмәткәрләренә миграция хезмәтенә кагылышлы күрсәтмәләр бирде. Гамәлдәге законнар кысаларында мәсьәлә хәл ителәчәк. Сезнең аз керемле гаилә булуыгызны исәпкә алып, без матди ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Наил Мәһдиев.
Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов качаклар гаиләсенә бүләкләр тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз