news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яңа фатир алган күп балалы гаиләне тәбрик итте

Ирле-хатынлы Шәфыйковлар дүрт малай һәм ике кыз үстергән.

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яңа фатир алган күп балалы гаиләне тәбрик итте
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада дәүләт торак программаларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән 21 фатирлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Ул күп балалы Шәфыйковларның өендә булып, аларның яңа фатиры белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ирле-хатынлы Шәфыйковлар дүрт малай һәм ике кыз үстергән. Гөлнур Котдус кызы хисапчы булып эшли, ире Наил Нәҗип улы – лаеклы ялда. Аларның Кукмарадагы моңарчы яшәгән торагы зур гаилә өчен кысан булган. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында ирле-хатынлы Шәфыйковлар һәм аларның балаларына яңа йорттан бушлай гомуми мәйданы 96,2 квадрат метр тәшкил иткән ике бүлмәле ике фатир биргәннәр.

«Күп балалы гаиләләр – күпләр өчен үрнәк», - диде Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында.

Кукмарадагы торак йортның төзүче-инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Индивидуаль җылыту системасы булган өч катлы йорт бер подъезддан тора, фатирларның гомуми мәйданы 821,6 квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да тиешле техника һәм датчиклар белән җиһазландырылган.

Күп фатирлы йорт республика социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100