news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында яңа сөтчелек фермасы белән танышты

Татарстан Президенты 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексында булды.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре барышында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының яңа фермасында булды. Шул хактагы мәгълүмат республика лидерының сайтында урнаштырылган.

1 мең 200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү эшләре 2015 елда тәмамланган. Биредә «Делаваль» фирмасы җиһазы кулланыла, ул бердәм ресурс саклау режимында эшләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, фермада терлекләрне аерым асрау технологиясе кулланыла. Сыерларны үсешнең төрле стадияләрендә аерым секторларда тоталар, биредә аларны асрауның барлык үзенчәлекләре дә исәпкә алынган.

Бүгенге көндә комплекста 16 хезмәткәр эшли.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында сөт сату күләмен елына 19 мең тоннага (көненә 50-52 тонна) кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot