news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов KUDU Industries компаниясе президенты Роберт Миллз белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов KUDU Industries компаниясе президенты Роберт Миллз белән очрашты

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов KUDU Industries компаниясе президенты Роберт Миллз белән очрашты.

Очрашуда ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, махсус икътисади зоналар Федераль агентлыгының Татарстандагы территориаль идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре бүлеге башлыгы Ринат Сабиров, “Татойлгаз” ЯАҖ генераль директоры Роберт Фәссахов катнашты.

Ике яклы сөйләшүләр барышында Татарстан территориясендә авыр нефть табу буенча уртак насос производствосы төзү проекты турында фикер алышынды. Булачак завод өчен мөмкин булган мәйданчыклар рәтендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы тикшерелә. Хәзерге вакытта мондый насос системаларын Татарстанда һәм күрше РФ төбәкләрендә мөмкин булган сату базарын анализлау бара, әгәр ул республикада яңа производство булдыруның перспективалы булуны раслый икән, проектның бизнес-планын эшләү башланачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Татойлгаз” ЯАҖ белән Канаданың KUDUкомпаниясе 11 ел хезмәттәшлек итә инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot