news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашты

Бүгенге көндә Куба тарафыннан фармацевтика, машина төзелеше, авиация һәм башка өлкәләрдә күп кенә проектларны гамәлгә ашырыла

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»).  Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Эмилио Лосада Гарсиягә Куба һәм, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бүген Куба ягы фармацевтика, машина төзелеше, авиация һәм башка өлкәләрдә күп кенә проектларны гамәлгә ашыра. Тагын бик күп идеяләр бар, аларны да тормышка ашырырга планлаштырыла, диде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

«Озакламый сездә Халыкара Гавана ярминкәсе ачылачак, анда Татарстан делегациясе актив катнашырга ниятли. Безгә хезмәттәшлекнең советлар чорында булган элеккеге дәрәҗәсен кире кайтарырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Эмилио Лосада Гарсия, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм, Куба шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели, дип өстәде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100