news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының беренче вице-президенты белән очрашты

Кубаның беренче вице-президенты Мигель Диас Канэль: «Татарстан делегациясе визиты – безнең мөнәсәбәтләр өчен мөһим момент»

  (Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының беренче вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Кубага ике көнлек визит белән килде. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашкан иде.

«Безнең илләр арасындагы тыгыз багланышларны, дуслыкны исәпкә алып, сезне Кубада зур канәгатьләнү белән каршы алам, - дип сәламләде Мигель Диас Канэль Рөстәм Миңнехановны. - Кубада Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган күп хезмәткәрләребез эшли, алар бар да бик яхшы белгечләр, аларның күңелендә Татарстан турында якты истәлекләр саклана. Татарстанны «КАМАЗ» йөк автомобильләре аша да беләбез.

«Сезнең визит – безнең мөнәсәбәтләр өчен мөһим момент, - дип белдерде Мигель Диас Канэль, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп.

«Россия белән Куба арасындагы мөнәсәбәтләр югары сәяси һәм икътисадый дәрәҗәдә һәм багланышлар үрнәге булып тора, әмма барыбер аларны яхшыртасы бар әле», - диде беренче вице-президент.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Мигель Диас Канэльгә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында без Татарстан Республикасы белән Куба арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез», - диде ул.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның халыкара мәсьәләләрдәге позициясен яклаган өчен сезгә рәхмәт белдерергә телим. Бүген бөтендөнья кыен заманнар кичерә, һәм мондый хуплау бик мөһим», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, визитның төп максаты – 32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсендә катнашу, аның кысаларында Татарстан Республикасы стенды да эшләячәк. Татарстан делегациясе составында министрлар, эре предприятиеләр җитәкчеләре: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ җитәкчеләре бар.

«Без әле генә бик яхшы, җентекле очрашу уздырдык, берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштык, безнең эре предприятиеләрнең потенциалын эшкә җигәргә кирәк», - дип өстәде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшлекнең тагын бер перспектив юнәлеше - сәламәтлек саклау тармагы, дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Президенты шулай ук Куба табибларын Эбола лихорадкасына каршы көрәштә ирешкән уңышлары белән котлады.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100