Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Куба министрлыклары җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы делегациясе визиты кысларында килешүләр имзаланды
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Кубага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең министрлыклары җитәкчеләре – Куба Республикасы тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры Родриго Мальмерк, Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон һәм Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз белән очрашты.
Куба тышкы сәүдә министры Родриго Мальмерк Татарстан делегациясе визиты барышында берничә килешүгә имза салынуны зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте.
Татарстан Президенты, үз чиратында, искә төшергәнчә, Куба белән Татарстан республикалары эшлекле мөнәсәбәтләренең нигезе – 1996 елдагы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Куба Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү. Әмма, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, хәзерге сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре булган мөмкинлекләрдән ерак әле (тышкы сәүдә күләме 2013 елда барысы 15 млн. доллар тәшкил иткән). «Безнең товар әйләнешен арттыру буенча эш алып барырга, сәнәгать кооперациясен үстерергә кирәк», - диде ул.
Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов Кубага Казанның яңа вертолетлары, «КАМАЗ» йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм Татарстанның башка машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итеп торуны атады.
Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов аңа Куба туризмы казанышлары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты туристлар агымын арттыру өчен бергәләп эшләүне активлаштыру, Татарстанны гамәлдәге Куба туристлар маршрутларына кертү тәкъдиме белән чыкты.
Туризм потенциалын яктырту, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук туризм хезмәте күрсәтүләр базарында чагылдыру эшен кузгатып җибәрү, туризм индустриясе һәм ММЧ вәкилләре өчен пресс-турлар оештыру, уртак халыкара туризм күргәзмәләрендә һәм күчмә презентацияләрдә актив катнашу зарур, дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка бу мәсьәлә буенча эш төркеме булдырырга кушты.
Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда Куба белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар, дип белдерде. «КАМАЗ» - безнең гаилә, - диде ул. – Һәм бүген сүз зур йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары китереп торуда зур яңа адым ясалу турында бара».
Шулай ук шиналар һәм ашламалар җитештерүне модернизацияләү мәсьәләләре дә каралды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосүрәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз