news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Үзбәкстан делегациясен кабул итәчәк һәм ике районга барачак

Лаеш һәм Буа районнарында 2018 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советлары утырышлары узачак.

Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Үзбәкстан делегациясен кабул итәчәк һәм ике районга барачак
архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстан делегациясе белән очрашырга ниятли. Моннан тыш, республика җитәкчесе Лаеш һәм Буа районнарына сәфәр кылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашырга ниятли. Очрашуда икътисад, мәгариф, мәдәният һ.б. өлкәләрдәге хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышачаклар», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтеннән.

Көн дәвамында ТР Президенты шулай ук Лаеш һәм Буа районнарына сәфәр кылачак. Әлеге районнарда 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советлары утырышлары уза.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot