Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Красноярскиның 2019 нчы елда кышкы Универсиаданы уздыруга дәгъва кылуын хуплады
ТР Президенты FISU башкарма комитетына Казанда Уеннар уздыруның уңышлы тәҗрибәсен искәртте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә Халыкара студентлар спорты федерациясе башкарма комитеты утырышында чыгыш ясады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты искәртеп үткәнчә, 2013 нче елның июлендә Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары уңышлы үтте.
“Мин 2008 нче елның маенда FISU тарихында иң яхшы Универсиаданы уздырырга вәгъдә бирдем, - диде Рөстәм Миңнеханов, FISU башкарма комитеты вәкилләгенә мөрәҗәгать итеп. – Һәм безнең FISU гаиләсе белән Казанда Универсиаданы әзерләү һәм уздыру буенча эшебез агымдагы елның 17 нче июлендә тәмамланды. Безгә һәр этапта РФ Президенты һәм Хөкүмәте ярдәм итеп торды”.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2013 нче елгы җәйге Универсиаданы Казанда уздыру идеясе халык тарафыннан уңай кабул ителде, моңа FISU комиссиясе вәкилләре тикшерү белән килгәндә дә, күп тапкыр инанды.
“Без яңартылган спорт һәм шәһәр инфраструктурасыннан тыш, халыкара дәрәҗәдәге зур спорт чараларын уздыру тәҗрибәсен алдык”, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген Казан Красноярскидан коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.
“Россия тулысынча сезнең өметләрне аклады, - дип йомгак ясады ТР Президенты, FISU башкарма комитеты вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Һәм әгәр дә Красноярскига 2019 нчы елгы кышкы Универсиаданы уздыру тапшырылса, ул сезнең ышанычны аклаячак”.
Белешмә өчен. Брюссельдә быел 14 нче сентябрьдә 2019 нчы елда кышкы һәм җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру хокукына шәһәр-кандидатлар презентациясе булды. 2019 нчы елда кышкы һәм җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру урыны турында соңгы карар бүген Брюссельдә FISU башкарма комитеты утырышында кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз