news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Красноярскига Кышкы универсиада ачылышына килде

XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уеннары 1-12 мартта Красноярскида уза.

Рөстәм Миңнеханов Красноярскига Кышкы универсиада ачылышына килде
архив tatar-inform

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада-2019 ачылышында катнашу өчен Красноярскига килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Тантаналы чара „Платинум Арена Красноярск“ күпфункцияле спорт-тамаша комплексында узачак. Ул махсус кышкы уеннар өчен төзелгән һәм анда 7 меңнән артык тамашачы сыя”, - диелгән хәбәрдә.

Студентлар уеннарын рәсми ачу тантанасында катнашучыларны һәм кунакларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләр дип көтелә.

XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада 1-12 мартта Красноярскида уза. Студентларның кышкы уеннарында Татарстан данын 25 спортчы яклаячак. Алар фигуралы шуу, чаңгы, сноубординг һәм хоккей ярышларында катнашачак.

Уеннарда 50 илдән килгән 3 мең чамасы спорт делегаты катнаша. Спортның 11 төре буенча 70 комплект медаль уйнатылачак. Универсиадада биатлон, чаңгы ярышлары, хоккей, тау чаңгысы спорты, керлинг, сноуборд, тимераякта фигуралы шуу, шорт-трек, фристайл, туплы хоккей ярышлары үткәреләчәк.

Спортчылардан тыш, Татарстаннан 50 волонтер универсиада командасына кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100