Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очраша
Төбәк башлыклары сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышыр дип көтелә.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очраша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу ТР Президенты резиденциясендә 11.20 сәгатьтә узачак.
Төбәк башлыклары сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышыр дип көтелә.
- Красноярск крае губернаторы Александр Уссның 9 ноябрьдә эш сәфәре белән Казанга килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин каршы алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз