news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Красногорскида КВН югары лигасы финалында булды

Финалда Татарстан «Татнефть» командасы икенче урынны алды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красногорскиның «Крокус Сити Холл» концертлар залында узган КВН Халыкара берлегенең Югары лигасы финалында булды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«КВН югары лигасының финалында «Татнефть» җыелма командасы катнашты һәм икенче урынны алды», — диелә хәбәрдә.

Әлмәт командасы үзен беренче тапкыр бөтен илгә КВН Халыкара берлегенең (2014 ел) Премьер-лигасы сезонында күрсәтте. Быел команда югары лиганың чирек финалында уңышлы чыгыш ясады.

«Татнефть» командасыннан тыш, йомгаклау уенында «Көрәшчеләр. Төньяк десант» (Сургут), Снежногорск җыелма командасы (Снежногорск), «Так-то» (СФУ, Красноярск), «Наполеон Динамит» (Төмән) катнашты.

Татарстан командасына ярдәм итәргә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100