Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Краснодарда Россия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты
Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә үтте.
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарга эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты – Россия Федерациясе Президенты каршындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышында катнашу иде, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте. Әлеге чара ил Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта катнашучылар – федераль министрлар һәм Россия төбәк җитәкчеләре илнең спорт резервы һәм җыелма командалар әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләште.
"Балалар һәм яшьләрнең спорт әзерлеге системасына нигез дистә еллар дәвамында салынган. Әмма дөньякүләм спорттагы заманча тенденцияләр, фәннең яңа мөмкинлекләре, технологияләр, шулай ук яңа чакырулар методика һәм карашны җитди рәвештә яңарту бурычын куя", – дип белдерде Владимир Путин. – Безнең максат – яшь спортчыларны, тулаем ил спортын көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү, күп төрле юнәлешләр буенча лидерлыкны саклап калу".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз