news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ковидтан вакцинация күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атады

«Күмәк иммунитетка вакцинация белән генә ирешеп була. Бу пандемия белән көрәшнең бердәнбер ысулы», — диде Президент.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атады. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Күмәк иммунитетка вакцинация белән генә ирешеп була. Бу пандемия белән көрәшнең бердәнбер ысулы», — диде Президент. Ул чит илләрдә дә вакцинация актив баруын искәртте.

«Җаваплы караш өчен Актаныш, Яңа Чишмә, Ютазы районнары башлыклары һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Буа, Питрәч, Кукмара районнарында вакцинация буенча иң түбән күрсәткечләр. Хөкүмәт, Роспотребнадзор, предприятие башлыкларының көндәлек режимда шушы сораулар белән шөгыльләнүләрен телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүген республикада вакцинаның дүрт төре дә булганын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot